ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хатын – кызларыбыз! Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә, кояштай елмаеп, һәрвакыт балкып яшәгез! Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык – сәламәтлек, йортыгыздан иминлек, бәрәкәт  китмәсен. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы  һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде. Бәйрәмебез котлы булсын!


1
март, 2019 ел
җомга

Кошман авылында яшәүче Гафурова Фәридә Лотфулла кызын туганнары һәм якыннары, авыл җирлеге башлыгы 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Район башлыгы исеменнән  аның булышчысы Петухова Ф.Ф. Рәхмәт хаты тапшырды.


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 27 ферваль көнне, авыл мәдәният йортында яшьлектә язылган истәлек дәфтәрләренә багышланган кичә булып узды.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген, Кошман авылында, Әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз Мансур Кәлимулла  улы  Миңнуллин туган һәм яшәгән  йортка  истәлек  тактасы куелды. Митингта район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин, аның  урынбасары Р.Р.Хәялиев, мәктәп коллективы, авыл халкы,  классташлары, туганнары, районның башка авылларыннан килгән әфганчылар катнашты.    

Кичә, 21  нче февраль көнне, Татарстан Республикасы филармониясенең джаз-оркестры район мәдәният йортында концерт куйды. Әлеге концертта  Россияның  атказанган артисты,  Татарстанның  Халык артисты, безнең якташыбыз  Лидия  Әхмәтова, Татарстанның халык артисты Әсаф Вәлиев, оркестрның сәнгать җитәкчесе  һәм дирижеры  Сергей Васильев, шулай ук Марина Усманова, Элина Сафина, Динар Шәрәфетдиновлар  катнаштылар.


16
февраль, 2019 ел
шимбә

Бәйрәм тантанасына әфганчылар тормыш иптәшләре белән бергә чакырылган иде. Безнең Кошман  авыл җирелегеннән әлеге чарада авыл җирелеге башлыгы Лилия Сафина, Алмаз һәм Нурия Сәлаховлар, Рамил Хәмидуллин,  Зәет һәм Гөлсу Миннуллиннар катнаштылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районыбыз әфганчыларын Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгы белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.

     Концерттан соң, район үзәгендә Әфганчылар истәлегенә салынган һәйкәл янында митинг үтте. Митингтан соң әфганчылар кафеда мул табын артында әңгәмәләрен дәвам иттеләр. 


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 13 нче февраль көнне Кошман авыл клубында Башкортстанның атказанган   артисты  Марат  Шайбаков  үзенең иҗатташ дуслары белән бик матур концерт күрсәттеләр.

Хөрмәтле Ләйсән һәм Марсель Садриевлар! Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз! Кызыгыз  сәламәт,  бәхетле,  акыллы, тәүфыйклы һәм нәзакәтле булып үссен. Балаларыгызны  тигезлектә  үстерегез.

 


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Моның өчен республика бюджетыннан 391 млн сум бирелгән. Кәҗә асраучыларга тиешле субсидия якын арада таратылачак – авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан бюджетыннан субсидия алу өчен 192 коммерцияле булмаган оешма көрәшәчәк Татарстанның ике районында сөтне арадашчыларсыз җыю ысулы сынала - министр урынбасары Грант акчалары алып та, эш башламаган фермерлар җаваплылыкка тартылачак – Марат Әхмәтов Татарстанда савым сыерлары асраучы шәхси хуҗалыкларга 353,9 миллион сум субсидия бирелгән

Татарстанда савым сыерлары булган хуҗалыкларга март аенда субсидия биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов ТР Дәүләт Советының Авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында хәбәр итте.

Субсидия өчен республика бюджетында 391 млн сум акча каралган. 

"Шәхси хуҗалыкларында савым сыерлары асраган кешеләргә бер тапкыр бирелә торган субсидия быел да тапшырылачак. Субсидия терлекләрнең баш санын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә исемлекләрне авыл җирлекләреннән җыя башлыйбыз", - диде ул.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, авыл җирендә бер сыер тотучыга – 2 мең, ике сыер асраучыга – 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк мал тотучыга 4 мең сум күләмендә субсидия түләнәчәк. Аны март аенда түлиләр.

Үзенең чыгышында Ришат Хәбипов сөт бәяләре хакында да әйтте. "Ел башында сөт бәяләре 13 сумнан 18 сумга кадәр тирбәлде. Ел ахырына күп районнарда 17-18 сумга җиткән. Узган елның сентябреннән башлап сөткә бәяләр күтәрелә башлады. Продукциянең сыйфатына һәм күләменә бәйле рәвештә 28 сумга да сатучы предприятиеләр бар", - диде ул.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

9 нчы февраль  көнне Кошман авыл җирлегендә “Россия чаңгы юлы – 2019” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы булып узды. Әлеге ярышта Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Сафина һәм һәр оешма хезмәткәрләре бик теләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International