Язгы кыр эшләренә әзерлек чорында авыл хуҗалыгы эшләре комплексын тулысынча финанс белән тәэмин итү бик мөһим. Үз әйләнештәге акчалары җитәрлек булмаган авыл хуҗалыгы оешмалары өчен ташламалы ставка буенча сезонлы кыр эшләренә заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге каралган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ташламалы кыска сроклы кредитларга субсидияләр лимиты бүгенге көнгә 734,6 млн. сум тәшкил итә, бу 11,3 млрд.сумга кадәр кредитларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Субсидияләр түбәндәге юнәлешләр буенча каралган:
- кече формалар-146,9 млн. сум.;
- үсемлекчелек өчен-411 3 млн. сум.;
- терлекчелек өчен-58,7 млн. сум.;
- сөт терлекчелегенә-117,5 млн. сум.
Бер заемчыга кредит лимитының чик күләме 400 млн. сумнан артмаган күләмдә билгеләнгән.
Вәкаләтле банкларга 2019 елның 1 февраленә 73 хуҗалык 8,8 млрд. сумга 73 мөрәҗәгать итте, шул исәптән 439,7 млн. сумга 14 хуҗалык, шул исәптән сезонлы кыр эшләренә 6,2 млрд. сумга 48 гариза, шул исәптән кече хуҗалыклардан 413 млн. сумга 5 гариза.
Барлык гаризалар да банкларның кредит комитетлары тикшерелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы алар буенча реестр формалаштырды һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына карауга җибәрелде.
Ташламалы кредитлар алу мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәндәге вәкаләтле банкларга мөрәҗәгать итә алалар: Россельхозбанк, Саклык банкы, ВТБ, Ак Барс банк, Газпромбанк һәм элемтә-Банк.
Кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча консультацияне җитештерүчеләр Министрлыкның территориаль органнарында алырга мөмкин.
9 февральдә Кошман авылының мәктәп стадионында "Россия чаңгы юлы-2019" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Барлык спорт сөючеләрне һәм актив ял итүчеләрне чакырабыз. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.
"Сетевая Компания" ААҖнең "БуЭС" электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр үткәрү сәбәпле, Кошман авыл җирлегендә 19, 21, 26 нчы февраль көннәрендә 9 дан 17 сәгатькә кадәр электр энергеясен сүндерү көтелә.
6 нчы февраль көнне 10.30 сәгатьтә Кошман авылы мәдәният йорты каршында Буа пенсия фонды идарәсенең клиентларга күчмә хезмәт күрсәтү службасы кабул итә.
1 февраль көнне мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның "Хәния" исемле китабы буенча тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Автор әсәрендә татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи-Биктаһированың матур, моңлы гомер юлын төрле төсләрдә тасвирлап, төймәләргә тезгән. Язучы 57 төймәдә җырчының 57 еллык гомерен укучыга ачып бирә. Кошман сәхнәсендә -җырчының җырлары да,аңа багышланган шигъри юллары да,китап битләре дә бер толымга үрелеп ,бер төймәгә тезелеп, әкрен генә үрелә-сүтелә барды. Һәвәскәрләр дә Хәния Фәрхи репертуарыннан моңлы җырларын башкарып тамашачыларның алкышларына лаек булдылар.
Матур җырлар, шигырьләрең аша,
Халык исемеңне искә алыр...
Ыспай гәүдәң, затлы матурлыгың
Күңелләргә мәңгелек уелып калыр.
Хөрмәтле Марсель һәм Сиренә Гыймәтуллиннар! Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз! Улыгыз сәламәт, шат йөзле, бәхетле, акыллы, нәзакәтле булып үссен. Улларыгызны тигезлектә үстерегез.
Бүген, авылдашларыбыз Мотыйгуллина Равилә Нәби кызы – 70, ә Незаметдинова Гөлфия Ярхәм кызы – 80 яшьлек юбилейларын бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыгызның, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Нафикова Г.Х. котладылар.
1 нче февраль көнне Кошман авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан халык арасында, шәхси секторларда янгын куркынычсызлыгы турында аңлату эшләре алып барылды, профилактик рейдлар үткәреләр, белешмәләр таратылды.
Рейдлар үткәрүнең беренчел максаты булып, иң элек караучысыз калган ялгыз кешеләр янында, социаль имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә булу торды.
Кызганычка каршы, күп кенә йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми. Әйтик, озак еллар дәвамында бер тапкыр да алмаштырылмаган электр үткәргеч чыбыклар, мунча мичләренең, морҗаларның төтен юлларының төзек булмавы... Саный китсәң, кагыйдәләрне үтәмәү очраклары бихисап. Иске чыбыклар пәрдәләр белән капланган, ут кабызгычлар һәм розеткалар, шулай ук, күпчелек өйләрдә дөрес урнаштырылмаган.
Рейдлар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклегенә басым ясалды, ут белән шаяруның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында аңлатылды.
Кайберәүләр, барысы да тәртиптә, тиешле контрольдә тотыла, бернинди бәла-каза да булмаячак дип, үз-үзләрен ышандыралар. Әлегә кадәр берни дә булмады бит, дип акланалар. Шулай да “Сакланганны гына саклармын” дигән бит Ходай.
Рейдлар дәвамында җәмгысы 10 имин булмаган гаиләдә булдык һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрдек.
Кышкы салкыннарда мичләр аеруча кызу ягыла. Ә бу янгын китереп чыгаруны бермә-бер арттыра. Авылдашларыбыз янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Бәла-каза бер генә килә, шуны онытмыйк, хөрмәтле авылдашлар.
24 гыйнвар көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яңа балалар бакчасы бинасы төзелешенең барышы белән танышты. Ул генераль подрядчы белән очрашты.
Бина "Мәгарифне үстерү" Федераль программа буенча төзелә. 50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы мәктәп территориясендә урнашачак. Эшне "Стройсервис" җәмгыяте оешмасы башкара.
24 гыйнвар көнне Кошман авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Көн тәртибенә куелган “Кошман авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының 2018 нче елда башкарган эше һәм алда торган бурычлар” мәсьәләсе буенча Кошман авыыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина чыгыш ясады. Шулай ук төп чыгышка өстәмәләр белән Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин, авыл китапханәсе методисты Гөлия Сафиуллина, ФАП фельдшеры Ирек Әхмәтов, полициянең участок уполномоченные Раил Ногуманов чыгыш ясадылар.
Халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.
Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин булган сорауларга җавап бирде, очрашуга йомгак ясап, авыл җирлегенең еллык эшен уңай бәяләде