ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! 2019 елның 1 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр муниципаль берәмлекләр арасында Үзәк чыршыны иң яхшы бизәү буенча республика конкурсы уза. Сезне безнең Яңа ел чибәре өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз! Моның өчен сылтама буенча күчегез http://msu.tatarstan.ru/rus/elka-2019.htm. Безнең районга ярдәм итегез!


31
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән кайнар котлыйм! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!

Хөрмәтле авылдашлар! Сезне Кошман мәдәният йортында уздырылачак Яңа ел тамашасын карарга чакырабыз. Әлеге тамаша 20.00 сәг. башлана


30
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, бассейн ишекләре теләге булган һәркем өчен иртәнге 8:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ачык.  31 декабрь һәм 1 январь ял көннәре дип санала.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Район үзәгендә үзәк чыршыны ачу тантанасында катнашу


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Эш режимы:

дүшәмбе-ял көне;

сишәмбе-җомга көннәрендә 16:00-21:00 сәгатьтә кадәр;

шимбә-якшәмбе 10:00-22:00 сәгатьтә кадәр;

Чаңгы прокаты: 2 сәгате 100 сум.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы өлкәсендәге төп чаралар планы нигезендә 19 декабрь көнне Кайбыч районында эвакуация чаралары белән идарә итү буенча гражданнар оборонасы органнары һәм хезмәтләре белән махсус өйрәнүләр узды.


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген,  18 декабрьдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды булды. Әлеге съездда  Кайбыч районыннан район башлыгы  И.И.Рахматуллин һәм авыл җирлеге башлыклары катнаштылар.


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең югары белем бирү оешмаларына урта (тулы) гомуми белем (2019 елда урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган), шәхси һәм эшлекле сыйфатлары буенча, хокук саклау органнарында хезмәт итүгә физик әзерлек һәм сәламәтлек торышы буенча урта һөнәри белем бирә торган гражданнарны кабул итә.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

13 декабрьдә Кайбычка Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев киләчәк. Ул 17:30 сәгатьтә Олы Кайбыч мәдәният йортында халык белән очрашачак һәм вәгазь кичәсе үткәрәчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International