5 декабрьдә "Инвалидлар Декадасы" кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль яклау бүлеге белән берлектә инвалидлар хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча "хокукый кунакханә" оештырды.
2018 елның 1 декабреннән боз шугалагында тимераякта шуу һәркемгә дә ачык.
Гражданнардан җыелган үзара салым акчасына вакытлыча чүп түгү урынын кабаттан чистарту эшләре башланды.
Хөрмәтле авылдашлар ОАО “Электр челтәрләре компания”се хәбәр итүенчә. Кошман авылының Сәгыйди һәм Татарстан урамнарында 16 ноябрь көнне иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 18.00 кадәр, электр линияләрендә эш башкару сәбәпле, электр утын өзеп торулары мөмкиннәр.
Кайбыч муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында район Советының 26 нчы утырышы узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова, район Советы депутатлары катнашты.
15 ноябрьдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон "кайнар линия" ачылачак.
Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 236-00-71.
Консультация: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Бүген ТНВ-Татарстан каналында 22:10, 01:30 сәгатьтә "Таяну ноктасы" дигән тапшыру булачак. Анда безнең авыл җирлеге башлыгы Сафина Лилия Рәшит кызы катнашачак.
Буген Кошман мәктәбендә агитаторлар җыелышы булып узды.
5 ноябрь көнне Кошман мәдәният йортында "Сүздән чәчәк үрүче" дигән иҗат кичәсе уздырылды. Кичәнең төп герое "Сүздән чәчәк үрүчесе"- шигъри күңелле каләмдәшебез Сунгатуллина (Хәйдарова) Гөлназ Габделхак кызы. Ачык күңелле, матур шигырьләре, моңлы җырлары,яктылык сирпеп торган табигый елмаюлары белән халыкның игътибарын җәлеп итүче үзешчән шагыйрә авылдашларын иҗаты белән таныштырды.
Бүген, авылдашларыбызны Садриева Саимә Нигъмәт кызы, Насрутдинова Фәһимә Җиһангир кызы, Шәрәфиева Нурания Борһан кызы һәм Яруллина Гөлфинә Әкрам кызын - 80 яшьлек юбилейлары белән котлап, аларга Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатларын Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина тапшырдылар. Юбилярларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарының, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүләрен теләделәр.