24 нче гыйнвар көнне мәдәният йорты бинасында Кошман авыл жирлеге Советы һәм башкарма комитетының еллык отчет жыелышы була. Сезнең гаиләне, чакырылган вакытка килеп, җыелышта катнашуын көтеп калабыз.
Башлану вакыты: 13.00 сәгатьтә.
Ихтирам белән авыл җирлеге Советы
Бүген район мәдәният йортын каршында оештырылган "Ак җилкән" халык театры артистлары, Хәбир Ибраһим әсәре буенча "Ялгыз каен күзе" спектакле курсәтәчәкләр. Башлана 19.00 сәгатьтә. Көтеп калабыз.
Бүген, авылдашыбыз Хикматуллин Әсхәт Габдулла улы - 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина котладылар.
Бүген, авылдашыбыз Фәизова Зөһрә Шәйхи кызы - 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина котладылар.
12 гыйнвар көнне барыгызны да иске Яңа елны каршылау тантанасына чакырабыз!
Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! 2019 елның 1 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр муниципаль берәмлекләр арасында Үзәк чыршыны иң яхшы бизәү буенча республика конкурсы уза. Сезне безнең Яңа ел чибәре өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз! Моның өчен сылтама буенча күчегез http://msu.tatarstan.ru/rus/elka-2019.htm. Безнең районга ярдәм итегез!
Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән кайнар котлыйм! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!
Хөрмәтле авылдашлар! Сезне Кошман мәдәният йортында уздырылачак Яңа ел тамашасын карарга чакырабыз. Әлеге тамаша 20.00 сәг. башлана
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, бассейн ишекләре теләге булган һәркем өчен иртәнге 8:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ачык. 31 декабрь һәм 1 январь ял көннәре дип санала.
Район үзәгендә үзәк чыршыны ачу тантанасында катнашу