Кошман авыл җирлегендә яшәүче 219 пенсионерга өлкәннәр көне уңаеннан шикәр комы һәм он таратылды. Агрофирма тарафыннан ел саен оештырыла торган бу чара өчен пенсионерлар зур рәхмәтле.
Кошман мәдәният йортында вәгазь кичәсе узды. «Әмәт» мәчете имам-хатыйбы, дин галиме Равил хәзрәт Бикбаев вәгазьләрен тыңларга күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да катнашты.
Өлкәннәр ункөнлегендә авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина өлкән яшьтәгеләр һәм урында ятып авыручы хезмәт ветераннарың хәлен белде, аларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан 5 нче октябрь көнне Кошман мәдәният йортында вәгазь кичәсе уздырыла. Казан шәһәреннән имам Равил Бикбаев килә. Гаиләгез белән вәгазь кичәсенә рәхим итегез!
Башлана 18.00 сәг.
Бүген, авылдашыбыз Сафиуллина Вәсилә Зиннәт кызы - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район Башлыгы булышчысы Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина котладылар. Алар Сафиуллина Вәсилә Зиннәт кызына Россия Федерация Президентыннан килгән котлау хатын тапшырдылар.
Кошман авылының Сәгыйди һәм Елга аръягы урамнарында Республика һәм Федераль программалар нигезендә башкарылган таштан юл салу эшеләре тәмамланды.
Кошман авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Олы Кайбычта яшәүче Равил Җәләлиев өченче ел рәттән, Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан, авылдашларын үзенең кафесына, мул итеп корылган табыннар артына мәҗлескә җыйды. Әлеге чарага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Кайбыч мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Югары һәм Түбән Кошман мәчетләре имам-хатыйблары Фәрит хәзрәт Фәйзуллин белән Ибраһим хәзрәт Сабиров тарафыннан Коръән сүрәләреннән аятьләр яңгырады. Дамир хәзрәт әти-әниләрне хөрмәт итү, туганлык җепләрен саклау һәм ныгыту, мохтаҗларны кайгырту турында үтемле вәгазьләр сөйләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Корбан чалдырып, аларны бергә җыеп зурлаганы өчен Равил Җәләлиевка рәхмәт әйтте. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да абый-апаларга теләкләрен, мәҗлесне оештыручыга рәхмәтен җиткерде.
Бүген Кошман авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды. Депутатлар җирле референдумга куелачак мәсьәләләрне карап, карар кабул иттеләр.
30 сентябрь көнне Олы Кайбычта район почта элемтәсе үзәге каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә район халкына киң ассортиментта ашлык, бәрәңге, яшелчә, ит, сөт, икмәк-күмәч әйберләре, шулай ук печән һәм салам тәкъдим ителде.
Бүген, авылдашыбыз Садыйков Хәй Халикъ улы - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина котладылар һәм бүләкләрен тапшырдылар.