Кошман авылының Гыйсмәтуллин урамында гражданнардан җыелган үзара салым акчасына янгын гидранты урнаштырылды. Әлеге эшне Зиннуров Фәрит бригадасы башкарды.
Сезне чын күңелемнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстана Республикасы Конситуциясе көне белән тәбрик итәм! Бәйрәмнәр уңаеннан барыгызга да тормыш яме, үз көчегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм эшләрегездә уңышлар телим.
2018 елның 1 нояберендә сәгать 15-19 сәгатькә кадәр Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов хокук саклау органнары хезмәткәрләренең нигезсез гамәлләре һәм хезмәт хакын түләмәү мәсьәләләре буенча гражданнарны Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 70 нче йорт адресы буенча кабул итә.
Тулырак мәгълүматне 8(843-79)2-24-97 телефоны буенча белеп була.
27 октябрьдә “Татарча диктант”ны 25 илдә һәм алтмыш төбәктә язачаклар. Бөтен дөнья буенча 260лап диктант язу урыны урнашкан. Диктантны үткәрү сәгате һәрбер җирдә төрлечә билгеләнгән.
Быел “Татарча диктант” акциясендә катнашучы казанлылар, язучы, публицист Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Чит ил һәм төбәк вәкилләре өчен, башка татар язучысы – балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарча диктант” акциясенең онлайн пункты эшләячәк. Диктантны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар лентасы редакторы Сания Әхмәтҗанова укыячак.
Онлайн язучылар өчен “Татарча диктант”ның рәсми сайтында ахырдан диктант тексты куелачак. Катнашучылар үз хаталарын үзләре тикшерә алачак, билгеләре әлеге акциянең рәсми сайтында чыгачак. Диктант язучыларга катнашу сертификаты биреләчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/24/173984/ укый аласыз
Бүген авылдашыбыз, авыл җирлеге Башкарма комитетында шофер булып эшләүче Миршинов Дамир Виталий улы, 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча булышчысы Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина котладылар.
Кошман авылының Елга аръягы урамында Федераль программа нигезендә башкарылган таштан юл салу эше тәмамланды.
Авыл җирлеге Советы һәм район Советы депутаты Лилия Сафина Кошман мәктәбендә узган парламент сәгатендә катнашты.
17 нче октябрь көнне Кошман мәдәният йортында Закиров Мансур һәм Миндубаева Фәйрүзә апа белән бер чорда эшләгән авылдашлар һәм аларның гаилә членнары катнашында “Бергә узган хезмәт юлы” дигән кичә узды. Кичәдә Мансур Әхмәтҗан улының тормыш иптәше Әлфия апа, кызы Зөлфия, Фәйрүзә апаның кызы Гөлнар, “Правда” колхозы чорында бергә эшләгән хезмәттәшләр матур хәтирәләре белән уртаклаштылар.
13 нче октябрь көнне Кошман авыл җирлеге башкарма комитеты коллективы Казанда ярминкәдә катнашты. Сигез меңлек яшелчә һәм сөт продуктлары сатылды.
Урсак урман хуҗалыгы поселыгында үзара салым акчасына колонкалар өчен будкалар куелды. Эшне “Заман” фирмасы башкарды.