ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Түбән Кошман  авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелде. Эшне шәхси эшмәкәрләр Айдар Әбүзаров башкарды.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Олы Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә Кайбыч муниципаль район Советының чираттагы егерме бишенче утырышы узды.


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Кошман авылының Сәгыйди һәм Елга аръягы урамнарына Республика һәм Федераль программалар  нигезендә  таштан юл салу  эше башланып китте.

 


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген, 15 сентябрь көнне, Кошман мәктәбе стадионында Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган «Милләтләр кроссы» спорт бәйрәме узды. 


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

14 сентябрь көнне Кошман мәктәбе территориясендә әтиләр катнашында зур өмә узды.  Мәктәпнең территориясен яңарту максатыннан оештырылган әлеге өмәдә  һәммәсе дә бик теләп катнашты.

Олы Кайбыч авылының  "Сабантуй" мәйданында "Кичке уен" бәйрәме узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чуашстан һәм Марий Эл кунаклары, район халкы катнашты. Күңелле бәйрәм балаларның кичке уен программасы фольклор ансамбльләре әзерләгән концерттан башланды. Кызыклы җырлар яңгырады, алар дәртле уеннар һәм бию белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Налоглар буенча хатлар килгән кешеләргә! Озакка сузмыйча килгән налогларны почтага, авыл җирлегенә, банкларга илтеп түләвегез сорала.

Кошман авыл җирлеге Советы


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, социаль пакеттан файдалану хокукы булган, ләкин моңарчы аннан баш тарткан, федераль ташламаларга ия гражданнарга фикерләрен үзгәртү өчен вакыт аз калып бара. Безнең районда федераль ташламаларга ия булган 1723 кешенең 675 е дару препаратлары ала.

     Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр, Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегенә килеп яисә шәхси кабинет аша Россия Пенсия фонды идарәсе сайтында электрон рәвештә тапшыра ала. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Социаль пакетка нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар – табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү, шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара­ транспортта дәвалану урынына бушлай барып кайту.Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.

 


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Тәнәфестән соң, «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексының бассейны яңадан эшли башлады. Бассейн сәгать 8:00-21:00 кадәр эшли.

         Шулай ук искәртеп китәбез балалар һәм зурлар өчен төркем дәресләре эшли:

- 7-16 яшькә кадәр балалар йөзү секциясе

- 5 яшьтәге балаларны йөзергә өйрәтү

-  йөзү буенча шәхси күнегүләр

-  сәламәтләндерү йөзү

          Язылырга теләсәгез 2-16-46, 2-10-68 телефоннарына шалтыратыгыз!


1
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Безнең Кошман авылында Такташ урамында бик тату күршеләр яши. Урамнары белән бердәм, тату, эштә дә, бәйрәмнәрдә дә бергә алар. Ул урам артык зур түгел, бергәлекнең сере дә шунда микән әллә? Юктыр, күрше хакының тәңре хакы булуын аңлап яшәүдән киләдер бу. Әлеге урам халкы һәр җәй саен, олысы-кечесе бергә җыелып, бәйрәм үткәрми калмый. Быел Корбан гаете көнне дә урамда корбан ашы пешерде алар. Берәүләр итен, бәрәңгесен алып чыкса, икенчеләре өстәлгә куярга тәм-томы, яшелчәсе, җиләк-җимеше белән бүлеште. Учакта пешкән тәмле аштан авыз иткәндә, бу урамда яшәүчеләр күңелендә Изге Болгар җирләрен күреп кайту теләге уяна. Тимерне кызуында сугарга кирәк, диләрме әле. Бу фикерне барысы да хуплый һәм узган якшәмбедә аны тормышка да ашыралар. Гөлия һәм Фаил Сафиуллиннар, Гүзәлия Гарифуллина, Рузилә һәм Илшат Шәрәфиевлар, Розалия һәм Рөстәм Садриевлар, Гөлия һәм Илнур Гыйләҗевлар, Алинә һәм Илнур Садриевлар, Нурия һәм Альберт Өметбаевлар бу сәяхәттән онытылмаслык тәэсирләр белән кайткан. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International