Бүгенге тантанада Кайбыч районы башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Э.Х.Заһидуллина һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина Гыймиев Рәфыйк Рәшит улын 60 яшьлек юбилее белән котладылар. Бүгенге көндә мәктәптә газ операторы булып эшләүче юбилярга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бүген Кошман мәктәбендә Белем бәйрәме узды. 2018/2019 нчы уку елында мәктәптә 70 укучы белем алачак, шуларның тугызы беренче класска килүче балалар. Тантанада Кайбыч районы башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Э.Х.Заһидуллина, мәгариф бүлеге белгече Зиядиева Л.Р. һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина катнаштылар, бәйрәм белән котлап бүләкләрен тапшырдылар.
Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхет, иминлек телибез. Киләчәк тормышыгызда, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.
Бәйрәм белән!
Кошман авылында, урам утлары өчен куелган ике счетчик сафтан чыгу сәбәпле, яңага алыштырылды. Эшне гражданнардан җыелган үзара салым акчасына ООО “Энергосервис” электриклары башкарды.
Гражданнардан җыелган үзара салым акчасына вакытлыча чүп түгү урынын чистарту эшләре башланды.
Бүген, авылдашыбыз Сайранова Мөнирә Хәбиб кызы - 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярга Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина тапшырдылар.
Бүген Кошман китапханәсендә “Үткәннәр сагындыра” дигән кичә узды. Бу чарага, хәзерге вакытта эшләүче китапханәчеләр белән бергә, пенсиядә булган китапханәчеләр дә килде. Алар ремонттан соң зур үзгәреш кичергән китапханәдә булдылар. Кичәнең икенче өлеше мәдәният йортында узды. Анда кунаклар чәй өстәле артында истәлекләрен барладылар, матур җырлар тыңладылар.
Бүген Кошман мәктәбеннән 14 укучы "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән хәйрия акциясенә нәтиҗә ясау чарасында катнаштылар. Беренче класска баручы 9 балага мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары бирелде. Иганәчеләр, оешма коллективлары акчаларына алынган күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 5 укучыга спорт формалары бирелде.
Хәйрия акциясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР "Наз ятим балалар һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинова катнашты.