Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.
Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2019 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 261,72 сум белән чикләнә.
Якынча мәгълүматлар буенча, 305 меңнән артык пенсионерның иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган.
Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле.
1453 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 785 ашыгыч түләүләр, 1250 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 4,9%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 5,1 % тәшкил итәчәк.
31 июльдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яңа балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты, ул тиздән файдалануга тапшырылачак. Аны шунда ук Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, төзелеш бригадасы мастеры Айрат Яфизов, җиһазлар белән тәэмин итүче Лариса Степанова, "Стройсервис" директоры Илдар Мингалиев каршы алды.
Хәзерге вакытта төзелеш эшләре график буенча алып барыла: балалар бакчасын комплекслы җиһазлау, инвентарь, уенчыклар, уку җиһазлары алу буенча эш тулы куәтенә бара. Газ белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә кискен тора, калган мәсьәләләр подрядчы оешма тарафыннан эш тәртибендә хәл ителә.
Очрашу барышында район башлыгы җыенда катнашучылар белән территорияне төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алышты һәм алар алдына бурычлар куйды.
Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасы 2016-2020 елларга мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы буенча төзелә.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.
Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән (ир-атлар) өчен яна кагыйдәләр буенча яше җитү сәбәпле иминият пенсиясен билгеләугә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.
Флюорография беренчел стадияләрдә авырулар ачыклана торган мәҗбүри медицина тикшеренүләренең берсе булып тора.
План буенча флюорография машинасы кешеләрне тикшерү өчен җирлекләргә чыга.
2019 елның 26 июлендә 8.00-16.00 сәгатьтә күчмә флюорография Кошман авылында яшәүчеләрне кабул итәчәк.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм ел саен флюорография тикшерүен онытмыйча узуыгызны телибез. Сәламәтлек үзебезнең кулларда.
Африка дуңгыз чумасы кабынуга бәйле рәвештә Ульяновск өлкәсеннән вакытлыча кош-корт, азык, терлекчелек җиһазлары, инструментлар, төзелеш материаллары сатып алмаска!!!
15 июльдә Совет һәм Башкарма комитетның административ бинасында район башлыгы Альберт Рәхматуллин рәислегендә алкоголь продукциясен, сыраны, тәмәкене чамадан тыш куллануны профилактикалау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышта шулай ук район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
2019 елның 5 июлендә мирас эшләрен нотариаль алып бару тәртибен гадиләштерүче Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы үз көченә керә. Боерык нигезендә, нотариуслар тикшерүченең тапшыру хокукын теркәү нигезләре турындагы документлардан турыдан-туры соратып алу мөмкинлеген ала. Нотариуска Росреестрдан Кадастр палатасы тарафыннан бирелә торган мәгълүматлар исемлеген киңәйтү гражданнар өчен мирасны рәсмиләштерү процессын сорашырга мөмкинлек бирәчәк.
Кичә, 8 июль көнне Олы Кайбыч авылының «Рәйхан» кафесында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бик матур чара узды. Әлеге чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
Бу тантанага 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән парлар чакырылган иде. Безнең авылдан "алтын" юбилярлар Рафик һәм Раузания Хәйретдиновлар катнашты.
Бәйрәм ахырында барлык парларга да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен ай саен күчмә консультацияләр үткәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә. Аны үткәрү вакытында гражданнар хокукларны яки кадастр исәбен дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашырганда барлыкка килгән теге яки бу проблемалы вәзгыятьне, шулай ук идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләрне хәл итүдә юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия.
Кошман авылында 50 урынлы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше гөрләп бара.