Налоглар буенча хатлар килгән кешеләргә! Озакка сузмыйча килгән налогларны почтага, авыл җирлегенә, банкларга илтеп түләвегез сорала.
Кошман авыл җирлеге Советы
Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, социаль пакеттан файдалану хокукы булган, ләкин моңарчы аннан баш тарткан, федераль ташламаларга ия гражданнарга фикерләрен үзгәртү өчен вакыт аз калып бара. Безнең районда федераль ташламаларга ия булган 1723 кешенең 675 е дару препаратлары ала.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр, Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегенә килеп яисә шәхси кабинет аша Россия Пенсия фонды идарәсе сайтында электрон рәвештә тапшыра ала. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Социаль пакетка нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар – табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү, шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай барып кайту.Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.
Тәнәфестән соң, «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексының бассейны яңадан эшли башлады. Бассейн сәгать 8:00-21:00 кадәр эшли.
Шулай ук искәртеп китәбез балалар һәм зурлар өчен төркем дәресләре эшли:
- 7-16 яшькә кадәр балалар йөзү секциясе
- 5 яшьтәге балаларны йөзергә өйрәтү
- йөзү буенча шәхси күнегүләр
- сәламәтләндерү йөзү
Язылырга теләсәгез 2-16-46, 2-10-68 телефоннарына шалтыратыгыз!
Безнең Кошман авылында Такташ урамында бик тату күршеләр яши. Урамнары белән бердәм, тату, эштә дә, бәйрәмнәрдә дә бергә алар. Ул урам артык зур түгел, бергәлекнең сере дә шунда микән әллә? Юктыр, күрше хакының тәңре хакы булуын аңлап яшәүдән киләдер бу. Әлеге урам халкы һәр җәй саен, олысы-кечесе бергә җыелып, бәйрәм үткәрми калмый. Быел Корбан гаете көнне дә урамда корбан ашы пешерде алар. Берәүләр итен, бәрәңгесен алып чыкса, икенчеләре өстәлгә куярга тәм-томы, яшелчәсе, җиләк-җимеше белән бүлеште. Учакта пешкән тәмле аштан авыз иткәндә, бу урамда яшәүчеләр күңелендә Изге Болгар җирләрен күреп кайту теләге уяна. Тимерне кызуында сугарга кирәк, диләрме әле. Бу фикерне барысы да хуплый һәм узган якшәмбедә аны тормышка да ашыралар. Гөлия һәм Фаил Сафиуллиннар, Гүзәлия Гарифуллина, Рузилә һәм Илшат Шәрәфиевлар, Розалия һәм Рөстәм Садриевлар, Гөлия һәм Илнур Гыйләҗевлар, Алинә һәм Илнур Садриевлар, Нурия һәм Альберт Өметбаевлар бу сәяхәттән онытылмаслык тәэсирләр белән кайткан.
Бүгенге тантанада Кайбыч районы башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Э.Х.Заһидуллина һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина Гыймиев Рәфыйк Рәшит улын 60 яшьлек юбилее белән котладылар. Бүгенге көндә мәктәптә газ операторы булып эшләүче юбилярга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бүген Кошман мәктәбендә Белем бәйрәме узды. 2018/2019 нчы уку елында мәктәптә 70 укучы белем алачак, шуларның тугызы беренче класска килүче балалар. Тантанада Кайбыч районы башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Э.Х.Заһидуллина, мәгариф бүлеге белгече Зиядиева Л.Р. һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина катнаштылар, бәйрәм белән котлап бүләкләрен тапшырдылар.
Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхет, иминлек телибез. Киләчәк тормышыгызда, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.
Бәйрәм белән!
Кошман авылында, урам утлары өчен куелган ике счетчик сафтан чыгу сәбәпле, яңага алыштырылды. Эшне гражданнардан җыелган үзара салым акчасына ООО “Энергосервис” электриклары башкарды.
Гражданнардан җыелган үзара салым акчасына вакытлыча чүп түгү урынын чистарту эшләре башланды.
Бүген, авылдашыбыз Сайранова Мөнирә Хәбиб кызы - 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярга Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина тапшырдылар.