Бүген Кошман китапханәсендә “Үткәннәр сагындыра” дигән кичә узды. Бу чарага, хәзерге вакытта эшләүче китапханәчеләр белән бергә, пенсиядә булган китапханәчеләр дә килде. Алар ремонттан соң зур үзгәреш кичергән китапханәдә булдылар. Кичәнең икенче өлеше мәдәният йортында узды. Анда кунаклар чәй өстәле артында истәлекләрен барладылар, матур җырлар тыңладылар.
Бүген Кошман мәктәбеннән 14 укучы "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән хәйрия акциясенә нәтиҗә ясау чарасында катнаштылар. Беренче класска баручы 9 балага мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары бирелде. Иганәчеләр, оешма коллективлары акчаларына алынган күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 5 укучыга спорт формалары бирелде.
Хәйрия акциясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР "Наз ятим балалар һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинова катнашты.