31 июльдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яңа балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты, ул тиздән файдалануга тапшырылачак. Аны шунда ук Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, төзелеш бригадасы мастеры Айрат Яфизов, җиһазлар белән тәэмин итүче Лариса Степанова, "Стройсервис" директоры Илдар Мингалиев каршы алды.
Хәзерге вакытта төзелеш эшләре график буенча алып барыла: балалар бакчасын комплекслы җиһазлау, инвентарь, уенчыклар, уку җиһазлары алу буенча эш тулы куәтенә бара. Газ белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә кискен тора, калган мәсьәләләр подрядчы оешма тарафыннан эш тәртибендә хәл ителә.
Очрашу барышында район башлыгы җыенда катнашучылар белән территорияне төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алышты һәм алар алдына бурычлар куйды.
Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасы 2016-2020 елларга мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы буенча төзелә.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.
Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән (ир-атлар) өчен яна кагыйдәләр буенча яше җитү сәбәпле иминият пенсиясен билгеләугә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.
Флюорография беренчел стадияләрдә авырулар ачыклана торган мәҗбүри медицина тикшеренүләренең берсе булып тора.
План буенча флюорография машинасы кешеләрне тикшерү өчен җирлекләргә чыга.
2019 елның 26 июлендә 8.00-16.00 сәгатьтә күчмә флюорография Кошман авылында яшәүчеләрне кабул итәчәк.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм ел саен флюорография тикшерүен онытмыйча узуыгызны телибез. Сәламәтлек үзебезнең кулларда.
Африка дуңгыз чумасы кабынуга бәйле рәвештә Ульяновск өлкәсеннән вакытлыча кош-корт, азык, терлекчелек җиһазлары, инструментлар, төзелеш материаллары сатып алмаска!!!
15 июльдә Совет һәм Башкарма комитетның административ бинасында район башлыгы Альберт Рәхматуллин рәислегендә алкоголь продукциясен, сыраны, тәмәкене чамадан тыш куллануны профилактикалау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышта шулай ук район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
2019 елның 5 июлендә мирас эшләрен нотариаль алып бару тәртибен гадиләштерүче Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы үз көченә керә. Боерык нигезендә, нотариуслар тикшерүченең тапшыру хокукын теркәү нигезләре турындагы документлардан турыдан-туры соратып алу мөмкинлеген ала. Нотариуска Росреестрдан Кадастр палатасы тарафыннан бирелә торган мәгълүматлар исемлеген киңәйтү гражданнар өчен мирасны рәсмиләштерү процессын сорашырга мөмкинлек бирәчәк.
Кичә, 8 июль көнне Олы Кайбыч авылының «Рәйхан» кафесында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бик матур чара узды. Әлеге чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
Бу тантанага 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән парлар чакырылган иде. Безнең авылдан "алтын" юбилярлар Рафик һәм Раузания Хәйретдиновлар катнашты.
Бәйрәм ахырында барлык парларга да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен ай саен күчмә консультацияләр үткәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә. Аны үткәрү вакытында гражданнар хокукларны яки кадастр исәбен дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашырганда барлыкка килгән теге яки бу проблемалы вәзгыятьне, шулай ук идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләрне хәл итүдә юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия.
Кошман авылында 50 урынлы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше гөрләп бара.
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.
Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды.
«Пенсияләр гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган өстәмә түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның күпчелеге арткан түләүләрне май ае пенсияләре белән бергә алды. 1 июльгә кадәр кабат исәпләүләр тулысынча төгәлләнәчәк», - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләуләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер алачак, аның күләме уртача 1,7 мең сум тәшкил итә.
* * *
2019 елга кадәр гамәлдә йөргән тәртип буенча пенсияләргэ өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да индексацияләнгәннән соң үзгәрешсез кала.
Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан сон гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шулай итеп, индексацияләу нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметми.