ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2019 ел
шимбә

Хөрмәтле, авылдашлар, якташлар! Сезне чын күңелдән 2019 елның 9 июнендә Кошман авылында үткәреләчәк Сабантуй бәйрәменә чакырып калабыз!

    Уенлы –җырлы милли бәйрәмебезгә рәхим итегез!

     Бәйрәмебез сәгать 10.00 да башлана.


7
июнь, 2019 ел
җомга

Кече Мәме, Борындык, Мөрәле, Кошман һәм Кушкүл авылларында  – 9 июнь көнне узачак. Ә Ябалак авыл җирлегендә Сабантуйны илебез халкы өчен мөһим булган Россия көнендә, 12 июньдә уздырачаклар. Узган еллардан аермалы буларак,  Зур Русак авылында Сабантуй быел үткәрелми.


4
июнь, 2019 ел
сишәмбе

«Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында "2018 елның 4 июнендәге 123-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кулланучылар өчен мәҗбүри булган ОСАГО, КАСКО һәм ДСАГО килешүләре буенча иминият оешмалары белән бәхәсләрне җайга салуның яңа тәртибе билгеләнде: әгәр иминият оешмасы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, кулланучыга суд мөрәҗәгатенә кадәр үзенең хокукларын яклау өчен финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


1
июнь, 2019 ел
шимбә

Кайбыч районында "Изгелек кыл" хәйрия концерты узачак


31
май, 2019 ел
җомга

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Рfr_rt  абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында  кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланачак. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына агымдагы елның  май ае эчен отчетны СЗВ-М формасы буенча  2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.

"СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннан гражданнарга уңайлык тудыру максатыннан кулланышка кертелә. Әлеге СМС-хәбәр тарату республикабыздагы иминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттыртуга, шулай ук эре предприятиеләр өчен аеруча әһәмияткә ия штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк.», - дип ассызыклады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Мәгълүматлаштыру адреслы булсын  һәм  гражданнарга тиешле вакытта барып ирешсен эчен  Пенсия фонды бүлегчәсе республикада яшяүчеләрне яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә кесә телефоннары номерларын хәбәр итәргә, булганнарын дөреслеген тикшерегә чакыра.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе
Кошман авылы мәдәният йортында ачылган хисап участогында праймеризда Кошман, Олы Кайбыч, Мөрәле авыл җирлекләрендә, Афанасьевка авылларында яшәүчеләр катнашты.

22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Дилә  һәм Райнур Асадуллиннар! Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз! Кызыгыз  сәламәт,  бәхетле,  акыллы, тәүфыйклы һәм нәзакәтле булып үссен. Балаларыгызны  тигезлектә  үстерегез


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

11 май көнне Кошман авылында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин оештырган “Кошман батырлары” кубогына көрәш турниры узды. Ярышларда Кошман, Кече Мими, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки һәм Олы Подберезье  авылларыннан 50 дән артык көрәшче катнашты.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Җиңү Көне Белән! Бу бәйрәм елдан-ел ерагая бара. Әмма без беркайчан да ата-бабаларыбызның Ирек, намус һәм имин тормыш хакына кылган героик гамәлләре турында онытмаска тиеш. Бу бәйрәмдә беренче чиратта тынычлык телисе килә.  Беркем дә, беркайчан да сугыш күрмәсен.

Бүген Кошман авылы халкы һәм кунаклары Бөек һәм тантаналы бәйрәмдә катнашу өчен һәйкәл янына җыелдылар. Чара «Үлемсез полк» колоннасы йөреше белән башланып китте. Балалар  Бөек Җиңүгә бәһасез өлеш керткән геройларның,  бабаларының фоторәсемнәрен күтәреп йөрделәр. Тантаналы митингта Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Э. Х. Заһидуллина, Кошман авыл җирлеге башлыгы Л. Р. Сафина һәм агрофирма  вәкиле Р. Садриев үзләренең  чыгышларын ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International