ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2 июльдә Кайбыч муниципаль районында ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы Бердәм кабул итү көне узачак. Кабул итү Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт, 8.00 сәгатьтән социаль яклау бүлегендә район Советы бинасында оештырылачак. 


22
июнь, 2019 ел
шимбә

Кошманда Хәтер шәме кабыздылар

Кошман авыл җирлегендә территорияләрне һәм юлларны  чүп үләннәреннән чистарту  эше  дәвам итә. Әлеге эштә бюджет хезмәткәрләре  үзләренең көчләрен куялар.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында компетенция чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.
           Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - территориаль идарә бүлеге компетенциясе чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү. Алдан язылу таләп ителми.
            Консультация бирү 2019 елның 20 июнендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, территориаль бүлек белгечләренең эш урыннарында түбәндәге адрес буенча оештырылачак: ТР, Яшел Үзән шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт (белешмәләр өчен телефоннар (84371) 5-62-07, 5-63-05) һәм Кама Тамагы районы, К. Маркс ур., 66А йорт (белешмәләр өчен телефон 8 (84377) 2-12-46). 

          Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2019 елның 21 июненнән 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» не үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

       Шулай ук югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча кулланучылар Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар: 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05, 8(84377) 2-12-46  9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.


16
июнь, 2019 ел
якшәмбе

15 нче июнь көнне Кошман мәдәният йортында  Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театрының “Йөрәк гафу итәрме?” диеп исемләнгән спектакль булып узды


15
июнь, 2019 ел
шимбә

15 нче июнь көнне Кошман мәдәният йортында  Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театрының “Йөрәк гафу итәрме?” диеп исемләнгән театр күрсәтәчәкләр.  Сезне көтеп калабыз! Билет бәясе – 200 сум.


14
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген, авылдашыбыз Зиннурова Дания Мирзәтҗан кызы - 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Ф.Ф.Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Л.Р.Сафина  котладылар.

Кошман авылында 50 урынлы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше гөрләп бара.


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Россия көне - Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт бәйрәме, милли бердәмлек символы. Һәр кеше өчен Ватан үзе яшәгән һәм  эшли торган җирдән башлана. Безнең һәркайсыбыздан, уртак тырышлыгыбыз, интеллектуаль һәм иҗади казанышларыбыз бүгенге һәм киләчәктән тора. Кадерле дуслар, Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм яңа иҗади уңышлар телим!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International